Татарстан халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан рәссамы күргәзмәсе ачылды

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Төрекмәнстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Вәлиәхмәтовның «Пленэр нурлары» дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасында Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Марсель Вәгыйзов катнашында “Мирас” ансамбле белән әзерләнгән концерт программасы яңгырады.

Тантанада катнашучыларны сәламләү сүзе белән ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәбрикләде, күргәзмә Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы ике яклы элемтәләрне ныгытуда тагын бер мөһим адым булды.

Мәдәни чара өч көн дәвам итәчәк. Күргәзмә көн саен сәг. 9:00 - 18:00 сәг. кадәр эшли, керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International