Алабугада «BASHNYA» V Халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясе старт алды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе, Беларусь Республикасының Алабуга шәһәрендәге мактаулы консулы Константин Анисимов ярдәме белән уздырыла.

Иҗади лабораториядә 35 яшькә кадәрге 17 рәссам катнаша.Проект кысаларында мозаика буенча автор мастер-класслары, кул эше композицияләре, басма графика эшчәнлеге булачак.

10 августта заманча этносәнгать музеенда ачылачак йомгаклау күргәзмәсендә иҗат лабораториясе вакытында иҗат ителгән әсәрләр генә түгел, алдагы еллардагы иң яхшы хезмәтләр дә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International