Роберт Миңнуллин каберенә таш куелды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Кичә совет һәм Россия әдәбияты, рус, татар һәм башкорт телләрендәге әсәрләр авторы Роберт Миңнуллинның туган көне булды. Бу вакыйга уңаеннан 29 июль көнне авторның каберенә яңа кабер ташы куелды.

Таш кую мәрасименә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, авторның туганнары, дуслары, каләмдәшләре җыелган иде.

Кабер ташы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән куелды.

Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы – Совет һәм Россия татар шагыйре, журналист, сәясәт эшлеклесе. Бик күп китаплар чыгарган, аларның күбесе – балалар өчен язылган. Татар эстрадасы йолдызларының күп кенә җырларына шигырьләр авторы.

2022 елның 1 августында Роберт Миңнуллинга 74 яшь тулган булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International