2022 елның 30 маенда 10.00 сәгатьтә «Татмедиа» АҖ балалар студиясендә (Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2, 9 кат) балаларны яклау көненә һәм җәйге каникуллага багышланган матбугат конференциясе узачак. Матбугат конференциясендә яшь журналистлар да катнашачак.
2022 елның 30 маенда 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының конференц-залында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык актларын теркәү идарәсенең “Гаилә институтын ныгыту, традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру” темасына коллегиясе узачак.
Безнең республиканың китапханә системасында югары профессиональ һәм тугрылыклы шәхесләр хезмәт күрсәтә! Сезнең тырыш эшчәнлегегез ярдәмендә сез безгә бетмәс-төкәнмәс белем дөньясын ачасыз, сәнгать тәмен формалаштырасыз һәм мәдәни мираска җәлеп итәсез. Тырыә хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре кабул итегез!
Бүген Казанның Чехов урамындагы 53 нче йортта Татарстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабировка мемориаль такта ачтылар.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә – Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында гадәти булмаган акция узачак: музейларда экскурсияләрне мәктәп укучылары үткәрәчәк. Экскурсоводларның яше – 9-дан 17 яшькә кадәр. Бу – «Музей – яңа мөмкинлекләр территориясе» яңа проекты старты.
"Китаплар китабы" күргәзмәсен ачу, буккросинг, китапханәчеләрдән китап тәкъдимнәре, китаплар сату, "Китапстан" балалар китап марафонын эшләтеп җибәрү, "Читашки" һәм "Укымыш" клубларының очрашулары, шигъри перформанс, "Sak-Sok" музыкаль импровизациясе, "Китапханәдә төн" туры, "Дезадаптация" документаль спектакле — болар барысы да сезне Китапханәләр көненә багышланган махсус программада көтә.
Фестивальгә барлыгы 414 гаризадан 51 спектакль сайлап алынган. Фестивальнең төп үзенчәлеге: җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели.
2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Быел - юбилей бәйрәме - анда халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр, бөтен республикадан һәм Россия Федерациясеннән 170-тән артык коллектив катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Василий Кирилловның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
2022 елның 27 маенда 10:00 сәгатьтә ТАССР Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының Беренче премьер-министры – Мөхәммәт Галләм улы Сабировка мемориаль такта ачу планлаштырыла.