Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Бердәмлек татулыкта» Бөтенроссия форумында катнашты

2022 елның 2 августы, сишәмбе

2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр Самара шәһәрендә «Бердәмлек татулыкта» Бөтенроссия форумы уза.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, “Татарстан халыклары дуслыгы йорты” ДБУ директоры Ирек Шәрипов, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева катнашты.

Форум кысаларында пленар утырыш булып узды, анда милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International