2022 елның 2 августында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Съездның пленар утырышы узды.
Утырышта шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.Пленар утырышны Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев ачты һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын укыды.
Утырышта мәдәният һәм туган телне үстерү, мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре каралды.
Барлык съезд делегатларының тавыш бирүе белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли советының яңа составы расланды. Бүген үк яңа сайланган Милли советның беренче җыелышы булып узды.