20 август 18:30 сәг. Казан яшь тамашачылар рус театры Василий Аксенов повестьлары буенча "Гена Стратофонтов маҗаралары" премьерасы белән быелгы яңа сезонны ача. Спектакль XV “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестивале кысаларында узачак.
19 август Зөя утрау-каласының тарих музеенда язучының 90 еллыгына багышланган «Василий Аксеновның тормыш һәм иҗат юлында Зөя утрау-каласы» күргәзмәсе эшли башлый.
18 август15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре кысасында А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда «Песняры зямлі беларускай» дип аталган күргәзмә ачылачак.
2022 елның 19-20 августында Казанда танылган Россия язучысы В.П.Аксеновның тууына 90 ел тулуга багышланган «Аксенов-фест 2022» 15нче әдәби-музыкаль фестивале узачак.
2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Татарстан Республикасында Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре уза.
18 август 14:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә “Туган Батыр” китабын тәкъдир итү була.
2022 елның 24-25 августында Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Җәмгыятьтәш» форумы узачак.
Чараны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаталары оештыра.
20 август 16:00 сәгатьтә Чистай дәүләт музей-тыюлыгында «Савва Мамонтов. Чистай - балачак еллары" күргәзмәсе тәкъдир ителәчәк.
19 август 16:00 сәгатьтә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә танылган Татарстан фотографы Фәрит Гобәевның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Президент мәдәни инициативалар Фондының дүртенче өстәмә махсус конкурсына гаризалар кабул итү 19 августта башлана һәм 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.