Әлмәт татар дәүләт драма театрында театраль сезон ачылды

2022 елның 7 октябре, җомга

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 78 театраль сезон ачылды. Тамашачыларга «АХ, яки Мәхәббәт элмәге» комедиясе премьерасын тәкъдим иттеләр.

Беренче тамашачыларга - традиция буенча бүләкләр тапшырылды. Быел татар орнаменты белән "Әлмәт театры" язулы агачтан ясалган бүләк тәкъдим иттеләр. Узган ел беренче килгән тамашачы - кунакларга беләзекләр бүләк ителгән иде. Фойеда җанлы квартет уйнады, фотокүргәзмә куелды. Стендларда актерларның һәм театр җитәкчесенең шәхси архивларыннан фотографияләр күрсәтелде.

Комедия "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән оештырылган "Кече Ватан мәдәнияте" зур проектының "Кече шәһәр театрлары" подпроекты буенча булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International