Марина Цветаеваның тууына 130 ел тулу уңаеннан мәдәни чаралар

2022 елның 7 октябре, җомга

8 октябрь 12 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Әдәби музеенда шигъри бәйрәм - Марина Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланган XХ Цветаева учагы мәдәни чарасы үткәрелә.

Учак янында Марина Цветаева шигырьләре, Көмеш гасыр шагыйрьләренең һәм хәзерге заман авторлары әсәрләре, гитара астында җырлар яңгыраячак. Шунда ук Цветаевага багышланган шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узачак. Иҗади аралашу Цветаева гаиләсе рецепты буенча пешерелгән алма пирогы белән чәй эчү чарасы белән тәмамланачак.

Аннан соң конференц-залда Алабуга халкы һәм кунакларына "Россиядән соң" («После России») музыкаль-шигъри спектакль күрсәтеләчәк.

Шул ук көнне иң борынгы театрларның берсе В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында 18:00 сәгатьтә Марина Цветаева шигырьләре буенча куелган "Соңгы көн" («Последний день») моноспектакле һәм 19:30 сәгатьтә иҗат белгечләре белән иҗади очрашу узачак.

"Соңгы көн" («Последний день») моноспектакленең премьерасы 2012 елның декабрендә узган иде. Быел спектакль куелуга ун ел. Тамаша Көмеш гасырның рус шагыйрәсе Марина Иван кызы Цветаеваның шигырьләре, көндәлекләре һәм хатлары буенча куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International