"Гольфстрим" хәйрия фондының "Булу сәнгате" инклюзив проекты өчен махсус Сыйныфташлар социаль челтәренең барлык кулланучыларына да мөмкин булган биш тематик юнәлеш булдырылды.
"Гольфстрим" хәйрия фонды уникенче ел рәттән инклюзив мәдәният белән шөгыльләнә. Без Россия Федерациясенең күп төбәкләрендә эшлибез. Безнең өчен инклюзия - барлык кешеләрнең үзара хезмәттәшлеген берләштергән табигый процесс. "Булу сәнгате" проекты кысаларында Сыйныфташлар (Одноклассники - ОК) белән хезмәттәшлек - инклюзиянең тагын бер күренеше, һәркемнең проектка якын булу мөмкинлеге бар", - дип билгеләп үтте "Гольфстрим" хәйрия фонды президенты һәм гамәлгә куючысы Марина Зубова.
Бу сезонның беренче инклюзив күргәзмәсе "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгына килүчеләр өчен 11 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр ачык.
Декабрьдә күргәзмә Владимир-Суздаль дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, ә февраль аенда Д.Г. Бурылин исемендәге Иваново дәүләт тарих-туган якны өйрәнү музеенда узачак.
"Мин музейга барам" - социаль челтәрдәге тармакның берсе кулланучыларга күргәзмәләргә һәм музейларга баруны планлаштырырга һәм шул рәвешле үзеңнең мәдәни планнарың турында искә төшерергә тәкъдим итә.
"Музейга барам, үзем белән барырга чакырам" - дуслар һәм туганнар белән бергә «Булу сәнгате: искиткеч якын» күргәзмәсендә булырга чакыру. Үз профилегездә нәкъ менә шушы юнәлешне кулланып, сез күргәзмәнең арт-объектларын бергәләп өйрәнү өчен өндәүне күрсәтәсез.
"Мин арт-объект инде" - шаяртулы юнәлеш, бөтен Россиянең иң яхшы рәссамнары арасында проектка сайлап алынган 10 экспонат турында сөйли.
"Мин заманча сәнгатьне аңлыйм" - кулланучының заманча сәнгатьтә эксперт булуын тасвирлый.
"Мин сәнгать белгече" - сәнгатьте өйрәнүчеләрне билгеләү юнәлеше.
Сылтамада юнәлешләр белән тулырак танышырга мөмкин.
"Булу сәнгате" - "Гольфстрим" хәйрия фонды проектларының берсе. Проект мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда Россия Федерациясе Президенты гранты чараларын кулланып гамәлгә ашырыла.
Проект турында тулырак мәгълүмат:
https://golfstreamfond.ru/project/iskusstvo-byt/
Сыйныфташлар челтәрендә (ОК) проектның рәсми төркеме
ВКонтакте челтәрендә проектның рәсми төркеме