2022 елның 15 октябреннән 11 декабренә кадәр Иркутскта Виктор Бронштейн галереясендә Казан рәссамы Ринат Әхмәтовның "На линии солнца" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе узачак.
Ринат Әхмәтов - Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
«На линии солнца» күргәзмәсе - ул вакытның кыйммәте, үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи фикер йөртү проекты. Проектның нигезендә балачактагы истәлекләр ята.
Хезмәтләр атамасыз, шуңа күрә аңлатмалар бирү өчен ачык.
Санкт-Петербургта яшәүче тавыш операторы Петр Иванов 10 картинага тавышлы композицияләр булдырган - трекларны экспонатлар янындагы QR-кодлар буенча тыңларга мөмкин.