Мобилизация исемлегенә кергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Татарстан мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлегенә ия булачак

2022 елның 7 октябре, җомга

18 яшькә кадәрге балалар Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеген алачак. Түләүсез мәдәни чарага бала белән бергә гаиләнең өлкән әгъзаларының берсе килә ала.

Урыннар булу-булмауны, шулай ук концерт-тамаша чараларына билетларны мәдәният учреждениеләре кассаларында биш көн алдан алырга кирәк. Татарстан Республикасы музей учреждениеләрендә чаралар урыннар буенча булганда билетларны килгән көнне алырга мөмкин.

Билетларны алганда тиешле белешмә яки "Батыр" картасын, шулай ук башка раслаучы документны күрсәтү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International