2022 елның 12 октябрендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» Россия җәмгыятенең "Белем" («Знание») мультимедиа студиясе территориясендә (Профессор Нужин ур., 2) «Акыллы маршрут: заманча әдәбият» Форумы ачыла.
«Акыллы маршрут: заманча әдәбият» форумы «Эксмо-АСТ» нәшрият төркеме белән берлектә оештырылган.
Чараның спикерлары - холдинг вәкилләре һәм Россиянең популяр авторлары Елена Усачева, Наталья Андреева, Дмитрий Воденников, Антонина Крейн, Наталья Полева, Алексей Ионов.
Катнашу түләүсез, ә форумның иң актив кунакларына бүләккә китаплар тапшырылачак.
Теркәлергә онытмагыз!
«Акыллы маршрут» проекты турында Нигезләмә.
Сайт: https://marshrut.znanierussia.ru/