Киңәшмәне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачты. Матбугат сәркатибе - мәдәни продуктны алга этәрүче төп вәкилләрнең берсе дип билгеләп үтте. Учреждениега игътибарны җәлеп итү өчен җитәкче белән матбугат сәркатибе арасында тандем булырга тиеш, диде ул.
Очрашуда министр уңышлы һөнәри эшчәнлекләре өчен 14 матбугат хезмәте вәкиленә Рәхмәт хатларын тапшырды.
Киңәшмәне "Татмедиа" Агентлыгының эшчәнлек идарәсе башлыгы Дмитрий Перевезенцев дәвам итте, ул республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте куллана торган мәгълүмат системалары турында ТР Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов сөйләде.