«Китапханәнең кыйммәте беренче чиратта китап фондларының кыйммәтлелеге белән билгеләнә», - диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова

2022 елның 7 октябре, җомга

ТР Милли китапханәсендә “Китап һәйкәлләренең саклануын тәэмин итү буенча фонд саклаучыларының бизнес, хакимият һәм җәмгыять вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.

Конференциянең беренче көнендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры Вадим Дуда, тарих фәннәре докторы, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Абу Рәйхан Беруни исемендәге Көнчыгыш белеме институты директоры Бахр Абдухәлимов, шулай ук Россиянең төбәк китапханәләре, ТР муниципаль китапханәләре җитәкчеләре катнашты.

Конференцияне ачкан панель дискуссия модераторы ТР мәдәният министры Ирада Әюпова булды.

Чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 30 спикер реставрация, консервация, хәйрия һәм эндаумент-фондлары, фандрайзинг темаларына өстәмә финанслар җәлеп итү турында үз проектларын һәм тикшеренүләрен тәкъдим итте.

Конференция РФ Мәдәният министрлыгының китапханә фондларын саклау буенча төбәк үзәкләрен төзү турындагы инициативасын үстерү контекстында уздырыла.

Конференцияне Россия дәүләт китапханәсе, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International