“Китап һәйкәлләренең саклануын тәэмин итү буенча фонд саклаучылары белән бизнес, хакимият һәм җәмгыятьнең үзара хезмәтчәнлеге” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Милли китапханәсенә 3 629 китап тапшырды, шуларның 200дән артыгы классик уку залының күргәзмә киштәләрендә ачык кулланылышта тәкъдим ителәчәк.
Минтимер Шәрипович шулай ук Милли китапханә фондын тагын мең данә китап белән тулыландырырга ниятли.
Бүләк ителгән китаплар арасында Татарстан китапханәләрендә моңарчы булмаган сирәк басмалар да бар.