ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

19 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак. 

2022 елның 16 октябрендә Татар дәүләт филармониясендә «Петербург опереттасы» музыкаль театры ике тамаша куячак.

Театрның сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры - РФ атказанган артисты Сергей Шалагин.

“КАМАЗ”, “Аммоний”, “СИБУР.Нижнекамскнефтехим”, Зәй районы башкарма комитеты һәм Мамадыш районы мәгариф бүлеге командалары “Наше время – Безнең заман” 10-нчы эшләүче яшьләр ачык республика телевизион фестиваленең икенче зона этабында җиңүче дип табылды. Чара 7-8 октябрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында узды.

2022 елның 12 октябрендә 16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Юл» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында М-12 Мәскәү - Түбән Новгород - Казан федераль автомобиль юлы төзелешенә багышланган «Безнең белән шәһәрләр якыная бара» фотокүргәзмәсе һәм «Үлемсезлеккә китүчеләр» китабын тәкъдир итү булачак. Тарихи китап 2 нче удар армия истәлегенә багышлана.

3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Православная Казань» православие күргәзмә-ярминкәсе узачак.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 2022 елның 1 октябреннән Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итә.

"Наташа Едыкина" исемендәге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү хәйрия фонды юл йөрү кагыйдәләре буенча VI Бөтенроссия рәсем конкурсын үткәрә.

«Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара телевизион конкурсын башлап җибәрә.


9
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

«Безнең белән рәсем яса» иҗат остаханәсе сәнгать мәктәпләре, рәсем студияләре һәм рәсем сәнгатенең башка һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен үткәрелә торган бөтенроссия иҗат конкурсларында балаларны һәм педагогларны катнашырга чакыра.


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

Иҗади конкурста Татарстан балалар һәм яшьләр коллективлары һәм студияләре катнаша ала. Гариза һәм спектакльнең видеоверсиясен 2022 елның 1 декабренә кадәр бирергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International