Казанда Җәлил укулары узачак

2022 елның 7 октябре, җомга

13-14 октябрьдә Казанда «Җәлил укулары - 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе темалары буенча фикер алышачак.

Конференция шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулуга һәм Муса Җәлил музеһ-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. Чараны Татарстан Республикасы Милли музее һәм КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә Муса Җәлил Музей-фатиры оештыра.

Укулар Казанның өч мәйданчыгында узачак.

Конференция программасы

13 октябрь

15.00-16.30 «Дух мой высок...» түгәрәк өстәле: язмыш, поэзия һәм сугыш чоры язучыларының батырлыгы» (Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее - Островский ур., 15)

14 октябрь

11.00-11.30 Конференциянең тантаналы ачылышы (КФУ КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  - Татарстан ур., 2)

11.30-13.00 Пленар утырыш

14.00-18.00 Секцияләр эше

1 Секция  «Сугыш һәм батырлык: тарихи хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары» (Муса Җәлилнең музей-фатиры - Горький ур., 17, 27-28 фатир).

2 Секция «ХХI гасыр әдәби-эстетик фикере призмасы аша фронтовик шагыйрьләрнең әдәби мирасы» (КФУ филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты - Татарстан ур., 2, 345 аудитория).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International