Быел катлаулы эпидемиологик вәзгыять булу сәбәпле, республикакүләм «Балтай-2020» мордва мәдәнияте бәйрәменең күпсанлы чаралары Интернет челтәрендә үткәрелде. Бу оештыручыларга катнашучыларның географиясен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирде.
Үзенең уңай хис-кичерешләре белән Россиянең 33 төбәгеннән һәм берничә чит илдән 200 дән артык кеше уртаклашкан.
Конференциядә Германия, Кытай, Швейцария, Румыния, Мексика, Италия, Иордания, Сингапур, Колумбия, Гонконг, Польша, Россия (Татарстан Республикасы) театрлары педагоглары һәм белгечләре катнаша.
«Яшел Үзән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алия Хисамова волонтерлар командасы белән берлектә азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тарата.
Эшләрне кабул итү өчен соңгы көн - 19 июнь.
14 июнь программасына оештыручылар һәм иҗат коллективларының видеокотлаулары, «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында тапшырулар, Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән мордва фольклор ансамбльләре концерты кертелгән.
РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәният өлкәсендә эшләүче оешмаларның иҗади һөнәр ияләре булмаган хезмәткәрләренә Россия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә торган А.В. Луначарский исемендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә дәгъва кылучылардан материаллар һәм документлар кабул ителә. Документлар тапшыру өчен соңгы көн - 2020 елның 1 июле.
Россия көне - 12 июньдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Татарстан мәдәният учреждениеләре быел традицион рәвештә тематик программа әзерләгән. Аңа 50гә якын чара: күргәзмәләр, конкурслар, викториналар, флешмоблар, фильмнар күрсәтү кертелгән. Алар онлайн һәм офлайн - форматта да узачак.
Әдәби форум 2020 елның 21-24 октябрендә Ялта шәһәрендә (Кырым Республикасы) узачак.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның сәнгать мәктәпләрен музыка уен кораллары, мебель, махсус җиһазлар, шулай ук әдәбият белән тәэмин итү дәвам итә.