ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Әлеге мөмкинлеккә «Талантлар марафоны» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр лаек була ала.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова ачып җибәрде.

2020 елның 8-18 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татарлар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен онлайн-курслар үткәрә. 

«Новости России» Ачык мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» порталында берләштерелгән күзәтү оештыра: "Дәүләт көче - Россия төбәкләре үсешендә!"

Анда катнашу өчен гамәлгә куючылары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары булган муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре чакырыла.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская да һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне даһи рус әдибе Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышлап уздырыла торган Рус теле көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

6 июнь - Александр Сергеевич Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне. Бу искиткеч бәйрәмне республикада да билгеләп үтәләр.

Башка ведомстволар җитәкчеләре белән берлектә мәдәният министры И.Х.Әюпова әдәби акциядә катнашты һәм Пушкин иҗатыннан яраткан әсәре булган «Капитанская дочка»дан өзек укыды.

Авыр һәм озак авырудан соң, бүген 73нче яшендә прозаик, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин  вафат булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International