Татарстан язучыларын «Чехов көзе - 2020» халыкара әдәби фестивалендә катнашырга чакыралар

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Әдәби форум 2020 елның 21-24 октябрендә Ялта шәһәрендә (Кырым Республикасы) узачак.

Фестивальне «Кырым Республикасы Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Быел «Чехов көзе - 2020»  унберенче тапкыр уза һәм үзенә 600дән артык катнашучыны: шагыйрьләр, язучылар, әдәбиятчылар, белгечләр һәм тыңлаучыларны җыячак.

Чараны оештыручылар алдына куелган төп бурычлар - Россия һәм чит илләрдәге  рус телле шагыйрьләр һәм язучылар арасында иҗади һәм дуслык элемтәләрен ныгыту, бөек рус язучысы А.П.Чеховның иҗатын пропагандалау, рус телен һәм әдәбиятын, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау.

Фестивальнең жюри әгъзасы буларак Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясый. 2017 елда ул совет елларыннан соңгы киңлектә әдәби эшчәнлек оештырудагы казанышлары өчен «Әдәби Олимп» Халыкара премиясе дипломына лаек була.

Фестивальнең дүрт көне дәвамында катнашучылар өчен 22 номинациядә түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар һәм конкурс программасы оештырылачак.

«Чехов көзе-2020» фестивалендә катнашу шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International