«Балтай-2020» мордва мәдәнияте бәйрәменең онлайн-трансляциясен 19 меңгә якын тамашачы караган

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Быел катлаулы эпидемиологик вәзгыять  булу сәбәпле, республикакүләм «Балтай-2020» мордва мәдәнияте бәйрәменең күпсанлы чаралары Интернет челтәрендә үткәрелде. Бу оештыручыларга катнашучыларның географиясен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирде. Мордва Кармалкасы авылында традиция буенча меңгә якын кеше җыелса, быелгы  бәйрәм 19 меңгә якын тамашачыны колачлады. Моннан тыш, алар ике атна дәвамында күпсанлы онлайн – чараларда катнаша алды. 1 июньнән 14 июньгә кадәр социаль челтәрләрдә, оештыручыларның рәсми порталларында һәм «ZOOM» мәйданчыгында көндәлек онлайн - чаралар сериясе оештырылды.

Караулар саны буенча мордва авыллары буенча сәяхәт беренчелекне алды. Уникаль урыннар буенча виртуаль экскурсиядә якынча 1000 кеше катнашкан. Тамашачылар арасында шулай ук мастер-класслар да популяр булган.

Белешмә өчен: Балтай – республикакүләм мордва мәдәнияте бәйрәме.  Үзенчәлеге - аның Татарстан территориясендә бары Мордва Кармалкасында гына үткәрелүе, авыл халкы ата-бабаларының гореф-гадәтләренә тугры калулары белән бик горурлана. Традиция буенча, бу бәйрәм Изге Троицадан соң беренче якшәмбедә билгеләп үтелә. "Балтай" ел саен Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективларын җыя. Аның нигезендә урман хуҗасы – аю хөрмәтенә дога кылу йоласы ята.

Оештыручылар:

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
  • ТР Лениногорск муниципаль районы
  • «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе
  • «Татарстан халыклары ассамблеясы»
  •  «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе
  • Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International