Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» IX ачык әдәби конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Конкурста катнашу өчен 11-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм белем бирү оешмалары студентлары чакырыла.

Флүс Латыйфи исемендәге  «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы -      «Сәләт» клубы  һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелган һәм ел саен Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм  Президент грантлары Фонды ярдәмендә үткәрелә торган ачык әдәби бәйге.

Нигезләмәдә билгеләнгәнчә, конкурсның максатлары: әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү, балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү, талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы булган Флүс Латыйфиның исемен мәңгеләштерү, сәләтле яшьләрне «Сәләт» оешмасының проектларына җәлеп итү.

Иҗади эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • шигърият;
  • чәчмә әсәр;
  • балалар әдәбияты;
  • драматургия;
  •  публицистика.

Һәр номинациядә катнашучыларны бәяләү өчен Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган комиссия формалаштырылачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар берләшмәнең рәсми сайтында кабул ителә: http://www.selet.biz к/

Материалларны кабул итүнең соңгы көне - 19 июнь.

Җиңүчеләр дипломнар һәм партнерлардан кызыксындыру бүләкләре алачак. Моннан тыш, иң яхшы иҗади эшләр авторлары ARTS BILER FORUM халыкара форумына (Алексеевск районы, Биләр авылы) чакырылачак.

Конкурсны оештыру комитеты Сәләт Йортында (Казан ш., Островский ур., 23- нче йорт) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-16-00.

Конкурсның җитәкчесе: Вәлиуллина Айгөл Равил кызы, 89274119797.

Е-mail: selet.nur@gmail.com.

Сәләт оешмасының рәсми сайты: www.selet.biz.

ВКонтакте» социаль челтәрендә Сәләт оешмасының рәсми төркеме: https://vk.com/selet.official.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International