14 июньдә онлайн форматта «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Быел «Балтай» мордва мәдәнияте бәйрәме онлайн - форматта узачак, шуңа күрә аңа барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.

14 июнь программасына оештыручылар һәм иҗат коллективларының видеокотлаулары, «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалында бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында тапшырулар, Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән мордва фольклор ансамбльләре концерты кертелгән.

Моннан тыш, июнь башыннан социаль челтәрләрдә һәм оештыручыларның рәсми порталларында тематик чаралар сериясе эшли башлады: иҗади эшләр күргәзмәсе, Лениногорск районының мордва авыллары буйлап виртуаль сәяхәт, шулай ук вокал, мордва ризыкларын әзерләү, мордва курчагын ясау буенча күпсанлы мастер-класслар.

Бәйрәмнең тулы программасы: /file/mincult/File/Балтай Лениногорск 26.05.20 (1).docx

Белешмә өчен: авыл халкы борынгыдан урман җанварларына дога кыла, урман җәнлекләрен зурлый һәм аларның көченә ышана. Риваять буенча, 1902 елда Мордва Кармалкасы авылы янында Балтай исемле карт пәйда була, бервакыт ул балаларны сөендерер өчен үзен өрәңге ботаклары белән  бизәп, авыл буйлап уза. Шулай итеп, «Балтай» бәйрәме барлыкка килә. Ул еллар узу белән бераз үзгәрә, әмма урман җанварлары кешеләргә сәламәтлек һәм иминлек алып килә дигән гыйбарә сакланып кала. Бүгенге көндә «Балтай» бәйрәменә республика статусы бирелгән. Үзенчәлеге - аның Татарстан территориясендә бары Мордва Кармалкасында гына үткәрелүе, авыл халкы ата-бабаларының гореф-гадәтләренә тугры калулары белән бик горурлана. Традиция буенча, бу бәйрәм Изге Троицадан соң беренче якшәмбедә билгеләп үтелә. "Балтай" ел саен Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективларын җыя. Аның нигезендә урман хуҗасы – аю хөрмәтенә дога кылу йоласы ята.

Оештыручылар:

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

  • ТР Лениногорск муниципаль районы
  • «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе
  •  «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе
  • «Казан дәүләт мәдәният институты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе
  •  «Татарстан халыклары ассамблеясы», Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы.

Элемтә өчен җаваплы: Якупова Эльвина Зөлфәт кызы, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе сәнгать җитәкчесе 89172824678

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International