Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре Россия көненә багышланган онлайн-чаралар оештыра

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне - 12 июньдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Татарстан мәдәният учреждениеләре быел традицион рәвештә тематик программа әзерләгән. Аңа 50гә якын чара: күргәзмәләр, конкурслар, викториналар, флешмоблар, фильмнар күрсәтү кертелгән. Алар онлайн һәм офлайн - форматта да узачак.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның структур бүлекчәләре аккаунтларында Бөек Ватан сугышы реликвияләрен күрсәтү (якташларыбыз, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең ядкарьләрен видео-күрсәтү), «Минем яраткан Россия» викторинасын үткәрү, «Җиңү полководецлары» музейара акциясендә катнашу һ.б. планлаштырылган. Виртуаль чараларны рәсми сайтларда һәм аларның социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Татарстан китапханәләре хезмәткәрләре тематик китап күргәзмәләре һәм тарихи программалар әзерли. Республика яшүсмерләр китапханәсе яшь укучыларны «Безнең Ватан – Россия» һәм «Күпмилләтле  Татарстанда Россиянең традицион мәдәнияте бәйрәмнәре» исемле китап күргәзмәләренә чакыра; Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәдә – Россия тарихына багышланган экспресс - күзәтү,  тарихи  һәм патриот сәгатьләре оештырыла.

Россия көненә багышланган чаралар мәгариф учреждениеләре тарафыннан да планлаштырылган. Мәсәлән, Чаллы сәнгать көллияте халык биюләрен башкару буенча «RussianDance» халыкара флешмобында катнашачак. Оештыручылар фикеренчә, акция Россиянең күпмилләтле халык мәдәнияте кыйммәтләре турында искә төшерәчәк.

«Татаркино» 12 июньгә багышлап учреждение аккаунтларында һәм “Мир” кинотеатрында «Дөньяда беренчеләр» дигән киновикторина башлап җибәрә, шулай ук Россиянең өр-яңа тарихы турында фильм күрсәтеләчәк.

Министрлык карамагындагы мәдәният учреждениеләрендә оештырылган бәйрәм чаралары программасы: /file/mincult/File/ПЛАН 12 июня.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International