Татарстан китапханәчеләре «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә кушылды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Китапханәчеләр-волонтерлар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында берләшеп, коронавирус пандемиясе аркасында катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы суза.

«Яшел Үзән муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»  муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алия Хисамова волонтерлар командасы белән берлектә азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тарата.

Республика акциясен Яшел Үзән китапханәчеләре беренчеләрдән булып хуплады. Карантин вакытында иреклеләр шәһәр һәм районның өлкән кешеләренә ярдәм кулы сузды, аларны азык-төлек һәм медикаментлар белән тәэмин итте.

«Гадәти көндәлек эшебездә дә без бик күп игелекле эшләр башкарабыз, өлкәннәргә, ветераннарга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китаплар һәм журналлар алып киләбез», - дип хәбәр итте Алия Хисамова.

Игелекле эшләр игътибарсыз калмады. Бу көннәрдә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев волонтер, 30 нчы китапханә-филиал мөдире Антон Каштановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, май аенда ук «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен оештыручылар помощьрядом16.рф сайтын эшләтеп җибәрде һәм кайнар линия ачты. Бу ресурслар ярдәмендә республика халкы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтә яки үзләре өчен  ярдәм сорый ала.

Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр ирекле ярдәмче була яки максатчан иганә ясый алалар. Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны  кайнар линия буенча алырга мөмкин: 8 800 700 9205.

«Бүген ярдәмгә аеруча мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышучы битараф булмаган барлык кешеләргә мин бик рәхмәтле, - дип бәяләде инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Шундый авыр вакытта без мохтаҗ булган һәр кешегә ярдәм итү өчен тупланып эшли  алабыз».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International