"Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумын оештыручылар башкарылган эшләренә югары бәя алды. Үзенең уңай хис-кичерешләре белән Россиянең 33 төбәгеннән һәм берничә чит илдән 200 дән артык кеше уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы уза. Пандемия аркасында зур күләмле иҗади марафонның күпсанлы вакыйгалары онлайн-форматта оештырылды: лекцияләр, семинарлар, театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театры актеры һәм режиссеры, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театр тәнкыйте, театрның әдәби һәм сәнгать-куелыш эшләре буенча лабораторияләр. Дәресләрне Германия, Колумбия, Польша һәм Россиянең театр сәнгате һәм менеджментының әйдәп баручы белгечләре һәм күренекле эшлеклеләре алып бара.