«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстанның 10 мәдәният учреждениесе музыкаль инструментлар алды

2020 елның 9 июне, сишәмбе

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның сәнгать мәктәпләрен музыка уен кораллары, мебель, махсус җиһазлар, шулай ук әдәбият белән тәэмин итү дәвам итә.

 «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты ярдәмендә Саба районының яшь музыкантларына бүген 10 гармун, 3 саксофон, 2 валторн һәм тавыш җиһазлары тапшырылды. Якын арада мәктәпкә тагын скрипка, шулай ук җиһазлар, методик һәм уку әдәбияты кайтарылачак. Саба балалар сәнгать мәктәбенең матди-техник базасын яңартуга тотылган сатып алу эшләре 7 586 924 сумга төшкән.

Мәктәп җитәкчелеге сүзләренә караганда, музыка уен коралларын яңарту – күптәнге хыял булган. Барлык укытучылар һәм укучылар да  бу вакыйганы көтеп алган.

Мәгариф учреждениеләрен җиһазлау этаплап бара. Моңа кадәр музыка кораллары һәм җиһазлары өлешчә 10 белем бирү учреждениесенә: Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә, Казандагы Олег Лундстрем исемендәге  Балалар музыка мәктәбенә, шулай ук Актаныш, Аксубай, Әлки, Баулы, Лаеш, Түбән Кама, Югары Ослан районнарының балалар музыка мәктәпләренә кайтарылган иде.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук өч һөнәри белем бирү оешмасы ярдәм алачак. Алар барысы да уку елы башланганчы яңа җиһазлар алып бетерәчәк. Бу максатларга барлыгы 106 384 500 сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 61 703 000 сумы – федераль, 44 681 500 сумы – республика бюджетыннан.

Исегезгә төшереп үтәбез, «Мәдәният» өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният». Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Мәдәният министрлыгының уртак программасы кысаларында 2019 елда республиканың 63 өстәмә белем бирү оешмасына үзебезнең илдә җитештерелгән 63 пианино тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International