VI Халыкара "Нәүрүз" театраль-белем бирү форумы кысаларында 15 июньдә театраль тренингның яңа юнәлешләренә багышланган Халыкара фәнни онлайн-конференция эшли башлады. Аның максаты – театраль белем бирү һәм кадрлар әзерләүнең үсеш перспективаларын билгеләү, тиз үзгәрүчән чынбарлык шартларында һөнәри хезмәттәшлек һәм белем алу ысулларын барлау.
Конференциядә Германия, Кытай, Швейцария, Румыния, Мексика, Италия, Иордания, Сингапур, Колумбия, Гонконг, Польша, Россия (Татарстан Республикасы) театрлары педагоглары һәм белгечләре катнаша. Беренче көнне аны дөньяның 50 иленнән 300 дән артык театр эшлеклесе тыңлаган. Конференция ZOOM онлайн-платформасында 3 көн дәвам итәчәк.
Конференцияне AKT-ZENT театраль тренинг институты (сәнгать җитәкчесе — профессор Юрий Альшиц, Германия), ITI/UNESCO Сәхнә сәнгате өлкәсендә югары белем бирү челтәре (ITI/UNESCO Network for Higher Education in Performing Arts; генераль директоры Тобиас Бьянконе) һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырды.
Театраль тренингның яңа юнәлешләренә багышланган Халыкара онлайн-конференция турында тулырак мәгълүмат AKT-ZENT театраль тренинг институтының рәсми сайтында урнаштырылган.