Россия Федерациясе Хөкүмәтенең А.В.Луначарский исемендәге премиясенә 2020 елда дәгъва итүчеләр арасында конкурс үткәрелә

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәният өлкәсендә эшләүче оешмаларның иҗади һөнәр ияләре булмаган хезмәткәрләренә Россия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә торган  А.В. Луначарский исемендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә дәгъва кылучылардан материаллар һәм документлар кабул ителә. Документлар тапшыру өчен  соңгы көн - 2020 елның 1 июле.

Премияләргә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, иҗади ассоциацияләр, берлекләр һәм башка оешмалар тарафыннан башкарыла.

Мәдәният өлкәсендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренә лаек булу өчен тапшырыла торган барлык материалларда һәм документларда оешмалар, вазыйфалар, эш урыннары һәм дәгъва кылучылар турындагы башка мәгълүматлар оешмаларның гамәлгә кую документлары белән тәңгәл булырга тиеш.

Барлык документларның һәм материалларның оригиналлары ике нөсхәдә Төбәк үсеше һәм өстенлекле проектлар департаментына җибәрелә. (125993, ГСП-3, Москва, Малый Гнездниковский пер., д.7/6, стр. 1,2) .

Белешмә өчен телефон: 8 495 629-10-10 (1655), Григорьева Анна Дмитриевна.

Документның тулы тексты һәм тутыру өчен формалар:

/file/mincult/File/текст документа и формы к заполению.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International