Кичә Казан Ратушасында Хөкүмәтара Россия-Кыргызстан комиссиясенең Мәдәният буенча эшче төркем утырышы узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова чыгыш ясады.
Кичә, 15 сентябрьдә, традиция буенча, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салды, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр белән очрашты.
Татарстанга эш визиты кысаларында РФ мәдәният министры Ольга Любимова Казан рус Зур драма театры бинасында оештырылган иртәнге ашта төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашты.
Бүген РФ мәдәният министры Ольга Любимова Татарстанга эш визиты белән килде.
Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды, анда Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Күренекле татар җырчысы, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 14 сентябрь көнне 72 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.
Россия мәдәният министры Ольга Любимова бүген В.И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында булды.
15 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда "Коръәннең дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләре" (Шамил Закировның 75 еллыгына) дигән күргәзмә ачыла.
Сезне 14-15 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министры О.Б.Любимова катнашында уздырылачак чараларны яктыртырга чакырабыз.
Төбәк сәнгать көчләренә ярдәм итү максатыннан Стрит-артны тикшерү институты, «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында, октябрьдән декабрьгә кадәр белем бирү проектын башлап җибәрә һәм беренче лабораториягә open call игълан итә.