Казанда Россия – Кыргызстан Хөкүмәтара комиссиясенең Мәдәният буенча эшче төркеме утырышы узды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Кичә Казан Ратушасында Хөкүмәтара Россия-Кыргызстан комиссиясенең Мәдәният буенча эшче төркем утырышы узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова чыгыш ясады.

Утырыш барышында яклар Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты белән Б.Бейшеналиева исемендәге Кыргызстан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты арасында хезмәттәшлек турында килеште. Музейара багланышлар, шулай ук китапханә өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.

Исегезгә төшерәбез, 15 сентябрьдә Россия – Кыргызстан делегациясе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм ТР Милли китапханәсендә булды. Хезмәттәшлекнең түбәндәге өлкәләренең дә отышлы булуы билгеләп үтелде: милли әсәрләрне кулланып интернет – платформа эшләү, уртак күргәзмәләр, тәҗрибә уртаклашу, онлайн-чаралар уздыру.

Көн ахырында Россия – Кыргызстан Хөкүмәтара комиссиясенең Мәдәният буенча эш төркеменең икенче утырышы беркетмәсенә кул кую тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International