Кичә, 15 сентябрьдә, традиция буенча, К.Тинчурин исмендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салды, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр һәм артистлар белән очрашты.
Чараны театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. Бөек драматург турындагы фикерләре белән Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев та уртаклашты. Соңыннан Мәрҗәни мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов Коръән сүрәләрен укыды.
Шул ук көнне, Кәрим Тинчуринның 133 еллыгы уңаеннан, театрда Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр белән очрашу булды. Театр музее мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова тарафыннан оештырылган очрашуга махсус кунак итеп Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла чакырылган иде. Рабит әфәнде театр музеена уникаль экспонат - Кәрим Тинчуринның тормыш иптәше Заһидә ханымга бүләк итеп биргән театраль бинокльне тапшырды.