Федераль журналистлар Татарстанда «Мәдәният»  илкүләм проектының гамәлгә ашырылуына бәя бирделәр

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген РФ мәдәният министры Ольга Любимова Татарстанга эш визиты белән килде.

Фотоларга сылтама  https://cloud.mail.ru/public/2u6t/51zS2NHPQ

     https://cloud.mail.ru/public/38RC/2Cj7j1adW

Сәфәрнең максаты - республикада «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган эшләр белән танышу. Шундый ук максат белән регионга Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы оештырган матбугат туры кысаларында федераль журналистлар төркеме дә килде.

Программа бик эчтәлекле булды һәм Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгеннән башланды.

фотолар өчен сылтамалар https://cloud.mail.ru/public/5P2U/2NJ6VULUN

                                 https://cloud.mail.ru/public/NADh/5BySTdNtNРФ

2018 елның язында башланган капиталь ремонт - бинаның 50 еллык тарихында беренчесе.  «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгенең хәзер төп горурлыгы - 500 урынга исәпләнгән тамаша залы, анда опера һәм эстрада музыкасы концертлары үткәрергә мөмкин.

 

- «Сәйдәш» мәдәни - күңел ачу үзәге «Казаманның мәдәни үзәкләрен яңарту, модернизацияләү» федераль программасы кысаларында ремонтланды, - диде  Татарстан башкаласының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. - Реконструкция һәм җиһазлар белән бергә чыгымнар 500 миллион сумга якын тәшкил итте. Ул - Казанда яңа форматта реставрацияләнгән һәм эшләтеп җибәрелгән алты үзәкнең берсе. Шул рәвешле, без җирле хакимият белән Россия Мәдәният министрлыгының тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтергә теләдек. Әйтик, федераль ведомство сәнгать мәктәпләрен музыка кораллары белән тәэмин итү өчен акча бүлеп бирә, ә без үз осталыкларын яхшы һәм уңайлы шартларда күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырабыз».

Узган ел Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында күп кенә сәнгать мәктәпләре һәм музыка мәктәпләре 106, 4 миллион сумлык яңа музыка уен кораллары алган. Татарстан бюджеты бу максатларга 44,7 миллион сум акча бүлеп бирде, калган йөкләмә федераль ведомствога төште. Бу Татарстан башкаласында заманча музыка кораллары белән тулысынча комплектланган зур коллективлар булдырырга мөмкинлек бирде.

Татарстан «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга керешкән беренче төбәкләр рәтенә керде. Журналистлар шуларның берсе урнашкан Яшел Үзән шәһәрендә булды.

сылтама https://cloud.mail.ru/public/22wn/41csbq73K

   https://cloud.mail.ru/public/4FLF/zDEUAUnjn

 «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты ярдәмендә быел 11 балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасы (Яр Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте) ярдәм алачак. Бу максатларга 106 384 500 сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 61 703 000 сумы-федераль бюджеттан, 44 681 500 сумы – республика бюджетыннан.

Татарстанда матбугат туры кысаларында журналистлар булган тагын бер объект - ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли галереясы.

сылтама https://cloud.mail.ru/public/2puA/2RNtxK2Xn

    https://cloud.mail.ru/public/46rz/2cekTEgDi

Анда «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысаларында төбәктә беренче Artefact виртуаль экспозициясе – Мультимедиа-гид проекты гамәлгә ашырылды.

Быел Artefact платформасында Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее экспозицияләре буенча мультимедиа-гидлар булдырылды.

Ольга Любимова билгеләп үткәнчә, Татарстан – министрлыкның яңа проектларында пилот регион буларак актив катнаша торган ышанычлы партнер.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International