Бүген Казанга Россия мәдәният министры Ольга Любимова килде. Аэропорттан ул туры Василий Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрына юл алды. 1948 елдан алып әлеге театр аның бабасы -СССРның халык артисты исемен йөртә, Василий Качалов үзенең иҗади юлын Казан театрында башлаган.
Театрның сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский театр буйлап экскурсия үткәрде. Ольга Борисовна репетицияләр залында, цехта, театрның балет классында булды. Театраль музей аеруча зур кызыксыну уятты. Министр музейның ике катын да карап чыкты, театр тарихы һәм аның бабасы белән бәйле экспонатлар белән танышты.
Мәдәният министрына театрның һәм аның гаиләсенең күптәнге дуслыгына багышланган фотоальбом бүләк ителде. 2005 елда Качаловка куелган дөньядагы бердәнбер һәйкәл ачылышына Василий Иванович Качаловның оныгы - Мария Шверубович һәм аның ире - театр белгече, Щепкин училищесы ректоры Борис Любимов килгәннәр иде.
Экскурсия ахырында Ольга Любимова үзенең бабасы һәйкәленә чәчәкләр салды.