РФ мәдәният министры Ольга Любимованың ТР Президенты каршындагы Мәдәният һәм cәнгать советы утырышында ясаган чыгышыннан тезислар

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды, анда Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова чыгыш ясады.

Ольга Любимова: «Татарстан - бай мәдәни традицияләре булган төбәк. Татар әдәбиятының меңьеллык тарихы бар. XX гасыр башында барлыкка килгән җирле драма театры үзенең эстетикасы, драматургиясе, актерлык һәм режиссерлык мәктәбе белән үзенчәлекле сәнгать күренеше буларак ныгып кала алган. Биредә үткәрелә торган халыкара фестивальләр киң танылу алды: Ф.И.Шаляпин исемендәге  опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, төрки халыкларның «Нәүрүз» театраль фестивале, Казан халыкара мөселман киносы фестивале һәм башкалар.

Бу традицияләрнең  һәрвакыт төбәк җитәкчелеге тарафыннан хуплануы мөһим. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы төзелүе үк мәдәниятнең  өстенлекле юнәлеш булуын күрсәтә.

Бу финанслау мәсьәләсендә дә чагылыш таба. Узган елда  Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында мәдәнияткә караган акчаларның күләме 4,9%  тәшкил иткән. Бу - ил буенча  иң югары күрсәткечләрнең берсе. Төбәктә мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы елдан-ел арта. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ул 34 мең сумнан артып китте. Бу - Идел буе федераль округында беренче урын.

 

Хәзер республикада мәдәният өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Авыл мәдәният йортлары төзелә, клублар һәм китапханәләр ремонтлана, музей комплекслары булдырыла һәм реставрацияләнә. Ә быелдан мәгариф учреждениеләрен ремонтлау программасы башланып китте.

Әлбәттә инде, иң масштаблы һәм комплекслы проектларның берсе –«Мәдәни мирас – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар». Республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы безнең ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан 2010 елда хупланды. Бу проектка  масштабы буенча тиңнәр юк, ә аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Россия картасында тагын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән ике мәдәни мирас объекты барлыкка килде. Проектны гомуми финанслау якынча 7 млрд.сум тәшкил итте (6 889 373, 253 мең сум).

Проектны тормышка ашыру барышында 59 объект реставрацияләнгән, 28 яңа музей мәйданчыгы булдырылган.

Киләчәккә инвестицияләр кертү һәрвакыт үзен аклый. 2019 елда Болгарга килүчеләр саны, 2010 ел белән чагыштырганда, 20 тапкырга арткан, Зөягә дә 32 тапкыр күбрәк бара башлаганнар һәм андыйлар саны миллионнан артып киткән.

Регион җитәкчелегенә «Мәдәният» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашырулары өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча барлык куелган бурычлар һәм максатчан күрсәткечләр үтәлгән.

70тән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды, 3 модель китапханә, 5 виртуаль концерт залы, 6 кинозал ачылды, масштаблы фестивальләр һәм музейара күргәзмә проектлары үткәрелде.

Быел без Чаллыда курчак театрын капиталь ремонтлау буенча эшләр алып барабыз. Шулай ук балалар сәнгать мәктәпләренә капиталь ремонт ясыйбыз: Татарстанның 18 объекты заявкаларын хуплады инде. 2021 елдан Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәген төзү, ә тагын бер елдан Әлмәттә симфоник киноконцерт залын төзү эшләре башланачак.

Татарстан - һәрвакыт ышанычлы партнер, ул безнең яңа проектларда пилот регион буларак актив катнаша. Республика Хөкүмәте илкүләм проектның максатчан күрсәткечләрен исәпләү методикасын эшләү процессында бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәтте. Татарстан «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектын гамәлгә ашыруда пилот төбәк булды. Беренче елдан ук "Минем Россия" балалар туризмы программасын тормышка ашыруга кереште.

Моннан тыш, регион мәдәнияткә заманча технологияләр кертү, тармакны цифрлы үстерү буенча лидерлар рәтенә керә. Шуңа күрә без киләсе елдан Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше буенча өзлексез белем бирү һәм квалификация күтәрү үзәген булдыру турында карар кабул иттек.

Бүгенге тормышта мәдәният тармагының барлык эшчәнлек өлкәләре белән үрелеп баруын күрәбез. Юкка гына ул илкүләм әһәмиятле максатлар арасында билгеләп үтелмәде. Ил җитәкчелеге тарафыннан сәләтле кешеләргә ярдәм итү, профильле учреждениеләргә йөрү күрсәткечен үстерү, мәдәни хезмәтләрдән файдалану мөмкинлекләрен арттыру буенча амбициоз бурычлар куела.

Әмма илкүләм максатларга ирешү төбәк дәрәҗәсендәге ярдәмнән башка мөмкин булмас иде. Бүгенге көндә күп кенә мәсьәләләр урыннарда - субъектлар җитәкчелеге тарафыннан һөнәри җәмәгатьчелек, иҗат интеллигенциясе катнашындагы фикер алышу аша хәл ителергә тиеш. Чөнки мәдәният эшлеклеләре, башкалардан нәтиҗәлерәк, буыннар бәйләнешен тоеп, мәдәни мирасның кыйммәтен аңлап эш итә. Президент Россиянең көче – аның күпмилләтле булуында, диде. Бу көч  безнең мәдәниятебезне дә бөек итә.

Һәм бу яктан караганда Татарстан – бай традицияләрне саклау  һәм үстерү үрнәген күрсәтә. Сезнең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре  күп тапкырлар Хөкүмәт премиясе лауреатлары булды. Күптән түгел генә аңа Минтимер Шәрип улы Шәймиев та лаек булды. Тагын бер кат котлыйм.

Чыгышымның азагында  барыгызга да уңышлы һәм нәтиҗәле эш телисе килә.

Рәхмәт».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International