15 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда "Коръәннең дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләре" (Шамил Закировның 75 еллыгына) дигән күргәзмә ачыла.
Шамил Зиннур улы Закиров (1945-2012) - җәмәгать һәм театр эшлеклесе, ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 613 уникаль экспонат тапшырган, алар арасында Коръән, аның тәрҗемәләре һәм аңлатмалар, Коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары һ.б. бар. Әлеге материаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана һәм өйрәнелә, шулай ук күп кенә күргәзмә проектларында мөһим экспонатлар булып тора.
Күргәзмәдә күбесенчә Шамил Закиров тарафыннан бирелгән материаллар тәкъдим ителгән. Экспозиция Европа һәм көнчыгыш телләрендәге, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыклары телләрендәге Коръән коллекцияләре белән таныштыра. Коръән басмаларының географиясе мөселманнарның төп китабы белән кызыксынуның киңлеген күрсәтә.
Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.