Төбәк сәнгать көчләренә ярдәм итү максатыннан Стрит-артны тикшерү институты, «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында, октябрьдән декабрьгә кадәр белем бирү проектын башлап җибәрә һәм беренче лабораториягә open call игълан итә. Проект «Татнефть» компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Катнашу бушлай!
«Город после... » мәктәбе – иҗтимагый киңлектә сәнгать белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә теләүчеләр һәм шәһәр халкы өчен проект лабораторияләре сериясе. Проектның төп бурычлары - рәссам, архитектор, антрополог һәм гади кеше күзлегеннән чыгып, шәһәр киңлегендә эшләү буенча белемнәрне тапшыру, дисциплинарара командада үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен үзләштерү, шулай ук эскиз проектын эшләү һәм яклау тәҗрибәсенә өйрәнү.
«Шәһәрдә Табигать/ Табигатьтә Шәһәр» проекты кысаларында беренче проект лабораториясе октябрь аенда старт ала. Катнашучылар тыгыз шәһәр тирәлегендә ландшафт һәм табигый ландшафтта сәнгать объектлары белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Профессиональ кураторлар - архитектор Олена Гранкина һәм бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сафиуллин.
Кемнәр катнаша ала?
Әгәр сез шәһәр дизайны, урам сәнгате, архитектура, төзелеш, ландшафт дизайны, бакча-парк сәнгате, флористика белән кызыксынсагыз, бу өлкәдә эш тәҗрибәсе яки профильле белемегез булса.
Ничек катнашырга?
2020 елның 4 октябренә кадәр goldenapples@streetartinstitute.com адресына мотивация хаты (1200 билгедән дә артык түгел), CV, үз эченә кимендә 5 сәнгать эше булган портфолио җибәрергә кирәк.
Катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән.
Сайлап алуны узган катнашучыларның исемнәре 12 октябрьдә игълан ителәчәк.
ВКонтакте https://vk.com/almetpublicart
Инстаграм https://www.instagram.com/almetpublicart/
Одноклассники https://ok.ru/almetpublicart
Фейсбук https://www.facebook.com/almetpublicart
Фото: Рустам Кубик (QBic) "Букварь"