Ольга Любимова Татарстанга тиңләшергә кирәк булган мәдәни юнәлешләрне атады

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

интернет өчен фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/2u6t/51zS2NHPQ

зур фотоларга сылтама https://cloud.mail.ru/public/38RC/2Cj7j1adW

Татарстанга эш визиты кысаларында РФ мәдәният министры Ольга Любимова Казан рус Зур драма театры бинасында оештырылган  иртәнге ашта  төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашты.

1948 елдан башлап учреждение аның бабасы - СССРның халык артисты Василий Качалов исемен йөртә, ул үзенең иҗади юлын Казан театрында башлап җибәргән. Ольга Любимова Россиядә бердәнбер булган Качалов һәйкәленә чәчәкләр салды.

РФ мәдәният министры үзенең сәламләү сүзендә Татарстанның бай мәдәни традицияләре булган төбәк булуын билгеләп үтте. Һәм шунысы мөһим, бу традицияләрне саклауга һәрвакыт регион җитәкчелеге тарафыннан кирәкле  игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә. Бу финанслауда да чагылыш таба.

- Республикадагы мәдәни мирас объектларына карата нинди җаваплы мөнәсәбәт булуын күрегез, бу - министрлык эшендә иң катлаулы юнәлешләрнең берсе, - дип билгеләп үтте Ольга Любимова, Зөя утрау-шәһәрлеге, Бөек Болгар, Казанның тарихи үзәге һәм башка объектларның искиткеч торышына игътибар юнәлтеп. – Татарстан - тәҗрибәләребезне сынап караучы беренче төбәк. «Мәдәният» илкүләм  проектына кагылышлы да шулай дип  әйтеп була, аның тәүге адымнары җиңелләрдән булмады.

Шулай ук очрашуда катнашкан РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 13 программаның барлык күрсәткечләре дә үтәлүен, шуңа күрә Республика илдә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе дип танылуын билгеләп үтте. Татарстан шулай ук куелган бурычларны да үтәде, бүгенге көндә «Мәдәният» проектын гамәлгә куюга 1 миллиард 600 миллион сум күләмендә финанслау планлаштырылган, бу - федераль бюджет тарафыннан төбәкләргә бүлеп бирелә торган акчалар арасында иң зур суммаларның берсе, диде ул.

- 2021 елдан Алабуга һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәген, ә тагын бер елдан соң Әлмәттә симфоник киноконцерт залын төзү эшләре башланачак, – ди Ольга Ярилова. - Төзелеш-ремонт эшләренә 580,12 млн сум бүлеп бирелгән, шуларның 249,47 млн сумы федераль һәм 330,65 млн сумы республика бюджетларыннан.

Министр урынбасары фикеренчә, 2030 елга кадәр концертлар, спектакльләр, күргәзмәләрдә катнашу санын өч тапкыр арттырып булса, «Мәдәният» федераль проекты,  уңышлы булачак. Шул ук вакытта, бу онлайн чараларга да кагыла.

Ольга Любимова билгеләп үткәнчә, төбәкләрнең кечкенә мәдәният йортлары белән кызыксынуы  зур булуы күренә. Әмма иң мөһим мәсьәлә - төзүчеләр киткәннән соң учреждениенең язмышы нинди? Аның ишегенә зур йозак эленерме яки 15 түгәрәк оештырылырмы? Мәдәният йортларына  өлкән буын кешеләре килерме, анда вакытларын үткәрерме һәм илкүләм проектның төп максаты булган  күпмилләтле мәдәниятне сакларга мөмкинлек булырмы? Бу мәдәният йортына хезмәткәрләр сыйфатында яшь буын вәкилләре җәлеп ителерме? Бу җәһәттән Татарстан тәҗрибәсенең кыйммәте бәяләп бетергесез булырга мөмкин, чөнки республикада берничә ел инде авыл районнарында мәдәният йортлары төзү программасы гамәлгә ашырыла.

РФ мәдәният министры билгеләп үткәнчә, пандемия федераль программаны үтәү темпларында чагылыш тапмаган, чөнки бу вакытта регионнар федераль бюджеттан акча ала. Язын да планлаштырылган эшләрне башкару өчен төрле конкурслар һәм тендерлар үткәрелгән.

Тармакның катлаулы шартлардагы эшчәнлегенә килгәндә, Любимова ведомствоның төбәкләрдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә театрлар, музейлар, мәдәният учреждениеләре тизрәк ачылсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International