Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына!

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Сезне 14-15 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министры О.Б.Любимова катнашында уздырылачак чараларны яктыртырга чакырабыз.

14 сентябрь

14.30-15.30 -  «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган музыка уен коралларын тәкъдир итү һәм «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында квалификация күтәрү курслары узган укытучылар белән очрашу (Николай Ершов урамы, 57-ф)

15.50-16.20 - Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Цифрлы мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» төбәк проекты кысаларында гамәлгә куелган мультимедиагидлар эшен тәкъдир итү (Казан Кремле, 3 подъезд)

15 сентябрь

10.10 - 10.30 РФ мәдәният министры Ольга Борисовна Любимова һәм министр Ольга Сергеевна Ярилова  катнашында В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры буйлап экскурсия (театр һәм театр музее биналарын карау)

10.30 - 11.10 Ольга Борисовна Любимова һәм Ольга Сергеевна Ярилова катнашында пресс-иртәнге аш.

13.10 - 13.40 Яшел Үзән шәһәре Балалар сәнгать мәктәбенә бару. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән капиталь ремонт һәм  музыка уен кораллары белән тәэмин итүне бәяләү (Яшел Үзән ш., Комаров ур., 22а)

15.40 - 17.30 Ольга Борисовна Любимова һәм Ольга Сергеевна Ярилова катнашында Зөя утрау-шәһәрлеге буйлап экскурсия

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Руслан Шиһабетдинов shigabetdinov.rk@gmail.com

Тел.: 927 240 00 17

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International