Татарстан җитәкчеләре Хәмдүнә Тимергалиева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды.

Күренекле татар җырчысы, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 14 сентябрь көнне 72 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр авылында дөньяга килә. 1970 елда Башкортстан мәдәният-агарту училищесын тәмамлый. Ул сәхнәдәге тәүге чыгышларыннан ук халык мәхәббәтен һәм популярлык яулый.

1976 елдан Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗади тормышы фәкать бер коллектив – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. Танылган сәхнә осталары Эмиль Җәләлетдинов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакировның концерт бригадаларында эшләү аңа җырчы буларак камилләшергә һәм үзенең эстрада коллективын булдырырга ярдәм итте. Ул үзенең иҗатташлары белән озак еллар дәвамында илебездә һәм чит илләрдә гастрольләрдә йөрде. Аның иҗатын Төркиядә, Австралия, Кытайда һәм башка илләрдә яшәүче татарлар да үз итте.

Югары дәрәҗәдә оста башкаруы, эшкә гадәттән тыш сәләте, халык фольклорын бик яхшы белүе Хәмдүнә Тимергалиевага халык җырларының бөтен матурлыгын һәм зирәклеген, әсәрләрнең тирән эчтәлеген ачу мөмкинлеге бирде. Җырчы үзенең уникаль тавышы белән вакытлар узып югалтылган кайбер җырларга – халык иҗаты җәүһәрләренә яңа сулыш өрде. Нәкъ менә ул борынгы татар һәм башкорт халык җырларын – «Җомга», «Ялгыз каен», «Картуф», «Элмәлек», «Галигә барам әле», «Их, замана», «Тәтешле көе», «Их, Мәдинә-Мөкәрәмә», «Борай», «Безнең дуслар марилар» һ.б. җырларын тәүге тапкыр профессиональ дәрәҗәдә сәхнәгә чыгарды.

Аның башкаруында «Уф йөрәгем», «Күл буенда», «Ай-һай, Гөлкәем», «Усы буйлары», «Ак чук, зәңгәр шәл» халык җырлары, тамашачылар арасында популярлык казанып, татар эстрадасының алтын фондында лаеклы урын яулады. Аның репертуарын 750дән артыграк җыр тәшкил итә.

Хәмдүнә Тимергалиева иҗатын тамашачыларның берничә буыны яратып кабул итте. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнәдән төшмәде, Габулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» ветераннар клубы актив әгъзасы булып торды.

Хәмдүнә Тимергалиеваның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Алар арасында – «ТАССРның атказанган артисты» һәм «Татарстан Республикасының халык артисты» һәм дигән мактаулы исемнәр, «Казанның меңьеллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.

Хәмдүнә Тимергалиева һәрвакыт яраткан һөнәренә тугрылыклы хезмәте һәм тиңдәшсез башкару сәләте белән аерылып торды. Татар җыр сәнгатен үстерүгә үзеннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән сөекле халык җырчысының якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, И.Х.Әюпова, И.Р.Метшин, К.Н.Нуруллин, Р.Ф.Кәлимуллин, С.З.Фәтхетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International