14 март Зөя утрау-шәһәрчегендә кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме – «Масленица» узды.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Казанские ведомости» газетасы редакциясе коллективын 30 еллык юбилее белән тәбрик итә.
27 марттан 2 июньгә кадәр Казанның төп музейларында яңа музыкаль проект тормышка ашырыла, аның төп максаты — халыкка мәгърифәт бирү, камера-инструменталь башкару жанрына, «квартет» стиленә карата кызыксыну уяту.
Кандидатлар конкурс комиссиясе утырышында билгеле булды.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Тарих йөзләрдә. Алабуга» җыентыгын тәкъдир итү булды. Җыентык Алабуга ягы тарихына бәйле 259 тарихи шәхеснең кыскача тормыш юлыннан торган биографик белешмә.
Казанда «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зональ турына нәтиҗәләр ясалды. Финалга барлыгы 27 эш үтте.
Казан яшь тамашачылар театры Бөтендөнья балалар театры көненә багышланган хәйрия акциясе оештыра. 20 март Бөтендөнья балалар һәм яшьләр өчен театр көне буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре комиссиясе хәбәре
Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә (Әсәдулла йорты) 19 март 19.00 сәгатьтә Раил Садрыевның Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Киек каз юлы» моноспектакле күрсәтеләчәк. Моноспектакльдә Буа дәүләт драма театры артистлары Илфир Солтанов һәм Айгөл Сәгыева да катнаша.
18 март С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында казанлылар классик музыка шедеврларын тыңлый алачак. Кичәдә Евгений Афанасьев җитәкчелегендә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең симфоник оркестры чыгыш ясый.