Мәдәният министрлыгы «Казанские ведомости» газетасын 30 еллык юбилее белән тәбрикли

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Казанские ведомости» газетасы редакциясе коллективын 30 еллык юбилее белән тәбрик итә.

Газета республиканың медиа киңлегендә төп мәгълүмат чараларының берсе булып тора. Иң элек "Казанские ведомости" шәһәр газетасы буларак нәшер ителсә дә, басма күптән башкалада читендә дә популярлык казанды, моңа яңа мәгълүмати технологияләр ярдәм итте.

«Казанские ведомости» газетасы хәбәрчесе Ольга Иванычева мәдәният өлкәсендәге хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Башкалабызның мәдәни тормышын даими яктырткан, мәдәният өлкәсендәге вакыйгаларга һәрчак игътибар биргән газета редакциясе белән ТР мәдәният министрлыгы киләчәктә дә хезмәттәшлекне ныгытырга әзер. «Казанские ведомости» коллективына чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар һәм укучылары күп булуын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International