14 март Зөя утрау-шәһәрчегендә кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме – «Масленица» узды. Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды.
Бәйрәмгә утрау-шәһәрчеккә барлыгы 19000 кеше җыелды, бу бер көндә Зөя утравына килгән кунаклар санының иң югары күрсәткече. Барлык чаралар да санитар-эпидемиологик нормалар кысаларында саф һавада үтте.
Күңелле бәйрәмгә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килде, ул кунакларны Масленица белән котлады.
Көн дәвамында Зөя утрау-шәһәрчегендә такмаклар яңгырады, биюләр һәм халык уеннары оештырылды, урам тамашалары һәм шаян ярышлар үтте. Кунакларны үзләренең иҗаты белән сөендергән артистлар һәм музыкантлар арасында балалайкага җырлаган BALALOUNGE төркеме һәм мәскәүле Даня Воронков, «ВЕРЕС» фольклор ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институты халык хоры, җирле мәдәният йортлары коллективлары бар иде.
Бәйрәмдә берничә чорның тарихи мәйданчыгы эшләде: "Урат гасыр", "1812 ел Ватан сугышы", "Яшьләр уены". ТР пешекчеләр гильдиясе үзенең остаханәсенә үзенчәлекле коймаклар әзерләргә һәм авыз итәргә чакырды. Оештыручылар «Балта боткасы» пешерде, «Халык базары» төрле уенчыклар һәм өй кирәк-яракларын тәкъдим итте, ир-атлар үзара көч сынашты, яулык бәйләү буенча мастер-класс үтте.
Борынгы гореф-гадәтләрнең берсе - Зөя утрау-шәһәрчеге урамнары буйлап Масленица карачкысы йөрде. Быел иң матур һәм үзенчәлекле Масленица битлегенә конкурс оештырылды. Катнашучылар арасында Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, Кукмара савыт-саба металл заводы, «Юмор-фм» радиостанциясе һәм Казан спонсорларыннан призлар уйнатылды. Ульяновск шәһәренең «Балалайка музее» супер приз - балалайка алып килде. Масленица бәйрәме карачкы яндыру белән тәмамланды. «Дженази» фаер-шоу артистлары чарага тантаналы рух һәм күтәренке кәеф бүләк итте.