Казанда "Симфоник яз" яңгырый

2021 елның 12 марты, җомга

18 март  С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт  зур концертлар залында казанлылар классик музыка шедеврларын тыңлый алачак. Кичәдә Евгений Афанасьев җитәкчелегендә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең симфоник оркестры чыгыш ясый.

«Симфоник яз» дип аталган программада бөек композиторлар Людвиг Ван Бетховен һәм Петр Чайковскийның танылган әсәрләре яңгыраячак.

Программада-танылган «Ромео һәм Джульетта» фантазиясе һәм Чайковскийның «Евгений Онегин» операсыннан Полонез, «Прометейның иҗаты» увертюрасы һәм Бетховенның фортепиано белән оркестр өчен 3-нче Концерты. Оркестр белән танылган пианист, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Евгений Михайлов чыгыш ясый. Бу Консерватория симфоник оркестрының пандемиядан соң икенче концерты.

Евгений Михайлов (фортепиано) - Россиянең танылган һәм үзенчәлекле пианистларының берсе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Удмуртия Республикасының атказанган артисты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы профессоры. Россиядә һәм Европа илләрендә, шулай ук АКШ, Латин Америкасы илләрендә, Гонконгта, Көньяк Кореяда, Төркиядә 400 дән артык концерт программасын башкарган шәхес.

Евгений Афанасьев (дирижер) Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый (РФ халык артисты В.Н.Пермяков сыйныфында укый). Казан консерваториясе магистратурасын тәмамлый. РФ Оборона министрлыгының симфоник оркестры дирижеры, Гнесиннар исемендәге РМАның концертлар залында һәм Мәскәүнең зур концертлар залында концертлар үткәргән шәхес. Россиянең баш хәрби дирижеры, РФ халык артисты Валерий Хәлилов ассистенты буларак берничә программа әзерли. 2017-2018 елларда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестрында дирижер булып эшли. Хәзерге вакытта Казан консерваториясенең симфоник оркестры һәм Юниор-оркестры белән җитәкчелек итә.

Казан консерваториясенең симфоник оркестры- иң тәҗрибәле иҗат коллективларының берсе. Төрле елларда оркестрда С.Сәйдәшев, И. Әүһәдиев, И.Шерман, Н.Рахлин, А.Тихонов, В.Васильев, Ф.Мәнсуров, Л. Кремер эшли. Оркестр консерваториянең студентлар хоры белән  Германия һәм Италия шәһәрләрендә гастрольләрдә катнаша. Оркестр репертуарында Европа, рус һәм татар композиторларының әсәрләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International