Кандидатлар конкурс комиссиясе утырышында билгеле булды.
Комиссия карары нигезендә:
- Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт драма театры сәхнәсендә куелган «Яраталмый калган ярлар» пьесасы өчен драматург Сәләхов Булат Нуретдин улына;
- Җамал Вәлиди исемендәге премияне «Идел һәм Урал буе халыклары әдәбияты» китабы өчен Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улына;
- Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияне «Ни хәлең бар, балам» китабы өчен Нуриев Вакыйф Вәкил улына;
- Гаяз Исхакый исемендәге премияне «Ачтым язмыш пәрдәләрен» китабы өчен Рахманов Равил Фәйзрахман улына;
- Һади Такташ исемендәге әдәби премия «Вакытларны булмый туктатып» китабы өчен; А.М.Горький исемендәге әдәби премия Гаяз Исхакыйның «Истанбул кызы» китабы өчен Бадюгина Азалия Исмәгыйль кызына бирелде.