Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Тарих йөзләрдә. Алабуга» җыентыгын тәкъдир итү булды. Җыентык Алабуга ягы тарихына бәйле 259 тарихи шәхеснең кыскача тормыш юлыннан торган биографик белешмә.
Китап «Татнефть» АҖнең гранты һәм музей-тыюлыкның фәнни-методик ярдәме белән бастырылды. Җыентыкның авторы - шәһәрнең тарих музее мөдире Екатерина Кашапова.
Җыентык музей-тыюлык фондларында сакланган һәм Россиянең төрле шәһәрләре архивлары тарафыннан бирелгән материаллар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм китап басмаларындагы фәнни, туган якны өйрәнү публикацияләре нигезендә төзелде. Бер китапта тупланган мәгълүматларның кайберләре беренче тапкыр бастырыла. Туган якны өйрәнүчеләр, галим-тарихчылар, студентлар, укучылар, Алабуга халкы һәм кунаклары өчен бай документаль материал тәкъдим ителә. Китап битләрендә Алабуга ягы тарихына зур өлеш керткән шәхесләр: шәһәр җитәкчеләре, иҗтимагый, сәяси һәм дин эшлеклеләре, сәүдәгәрләр, галимнәр, табиблар, хәрби хезмәткәрләр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, туган якны өйрәнүчеләр, мактаулы кешеләр турында сөйләнә.
Тантана кысаларында җыентыкның геройларына һәм якты дөньядан киткән күренекле шәхесләрнең нәселен дәвам итүчеләргә, җыентыкны формалаштыруда катнашучыларның барысына да китап бүләккә бирелде. Моннан тыш, китаплар КФУның Алабуга филиалы, мәгариф идарәсе, үзәк китапханә, Алабуга районының архив бүлеге вәкилләренә, шулай ук Менделеевск туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә тапшырылды.
Җыентык түбәндәге сайтта урнаштырылган: www.elabuga.com/.