Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Раил Садрыевның моноспектакле күрсәтеләчәк

2021 елның 12 марты, җомга

Мәскәү шәһәренең татар мәдәни үзәгендә (Әсәдулла  йорты) 19 март 19.00 сәгатьтә Раил Садрыевның Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Киек каз юлы» моноспектакле күрсәтеләчәк. Моноспектакльдә Буа дәүләт драма театры артистлары Илфир Солтанов һәм Айгөл Сәгыева да катнаша.

"Киек  каз юлы" моноспектакле татар  халкының бөек шагыйре Фәнис  Яруллинның язмышын тасвирлый, аның  шигырьләре аша без шагыйребезнең  уй-фикерләре, кичерешләре һәм тормышы  белән танышабыз.

Моноспектакль нигезенә Ф.Яруллинның төрле елларда иҗат иткән шигырьләре, автобиографик повесте һәм истәлекләре салынган. Моноспектакль уйланырга, актерлар белән тамашачыга турыдан-туры элемтә корырга, үзеңә -үзең сораулар бирергә һәм җавабын  ишетергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International