2021 елның 19 мартында 16:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында Александр Петровның күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның юбилеена багышлана һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга тәкдим ителә. Күргәзмә 20 марттан эшли башлый.
Тамашачылар www.театральноеприволжье.рф сайтында Идел буе Федераль округынан җиңүче 14 регионның 28 спектакле видеоверсиясен карый ала. Фестивальдә һәр өлкәдән региональ этапта җиңүчеләр катнашкан. Татарстан Республикасыннан «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «ЕрашОк» сатира һәм юмор театры юлланган.
«Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» милли проекты нигезендә мәгариф оешмалары ел саен матди-техник базаларын яңарталар.
16 март 13:00 һәм 18:30 сәг. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ел саен үткәрелә торган «Тантана» («Триумф») театраль премиясе кысаларында Түбән Кама татар драма театрының "Озын-озак балачак" спектакле күрсәтеләчәк.
14 мартта Зөя-утрау шәһәрчеге кунакларны Масленица бәйрәменә чакыра.
17 март көнне Новокузнецк туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» проекты кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан чираттагы күргәзмә ачыла.
Быел Фестиваль программасы "Вена классиклары һәм ул гына да түгел" дип атала һәм Австрия, Италия композиторларының әсәрләрен үз эченә ала: Йозеф Гайдн, Вольфганг Амадей Моцарт, Антонио Сальери һәм Энрике Босси әсәрләреннән тора.
Казанның «Мир» кинотеатрында 13 март шимбә көнне сәг. 10:00 «Милли мультFest» Республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры узачак.
11 март 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «музыкаль пәнҗешәмбе» Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укучы якын һәм ерак чит ил студентлары белән иҗади очрашу узачак. Чара «музыка дөньясы – дөнья музыкасы» дип атала.
Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк.