2021 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе комиссиясенең 2021 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карауга багышланган беренче утырышы булды.
Тәкъдим ителгән әсәрләр һәм эшләр буенча һәрьяклап фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2021 елда түбәндәге кандидатларны Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим итү турында карар кабул итте:
Сафин Факил Миннемөхәммәт улы - “Саташып аткаң таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен;
Леронов Лемон Леронович (Ләбиб Лерон) - “Кояшны кочкан малай”, Җил көймәсе, “Әкиятче малай” китаплары өчен;
Әмирханов Марат Әмирхан улы - “Казан-йорт”, “Олуг Мөхәммәд”, “Бибимәмдүдә абыстай” тарихи романнары өчен;
Гыйләҗев Мансур Аязович - Татарстан Республикасының милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык өлеше, «Микулай» пьесасы өчен;
Нуруллина Дания Нургаяз кызы - татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм татар театры эволюциясенең этаплы чорларына әверелгән сәхнә образлары тудырганы өчен;
Хаҗиев Мәдияр Шәрипович - "Туган як көйләре" (44 картина);
Ханов Фирдәвисес Гайнетҗан улы - күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен. (Эшләр сериясе: Җәмигъ мәчете, Тукай исемендәге парклар, Кызыл Чишмә һ.б.);
Эйдинов Григорий Львович - Татарстан Республикасында графика сәнгатенә һәм китапларны бизәүгә зур өлеш керткән өчен;
Шәмсетдинов Рушан Галәвет улы - Габдулла Тукай һәм татар халкы тарихына багышланган эшләр өчен.